Табиб ярдәмгә килде. Ютазы районында күчмә профилактик медицина тикшерүе уздырыла

2022 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Ютазы районы Урыссу үзәк район хастаханәсе табиблары халыкны күчмә кабул итүне дәвам итәләр.

Шулай итеп, кичә терапевт Вероника Әһлиева Иске Каразирек авыл җирлегенең 20 аз хәрәкәтләнүче кешесен өйләренә барып карады.

Урыссу РҮХ табибы Лилия Кәлимуллина Әбсәләм авылының фельдшер-акушерлык пунктында 18 кешене кабул итте, 12 кешене өйләрендә карады. Халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү республика программасы буенча төзелгән Кәклы Күл авылындагы модульле ФАПта табиб-терапевт Гүзәлия Харисова 21 авыл кешесенә медицина тикшерүе үткәрде, аларның 7се – өйдә, мохтаҗларга дәвалау курсы билгеләде.

Күчмә кабул итүләр «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» региональ проекты кысаларында РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының «Олы яшьтәге халыкның аерым төркемнәрен диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүе үткәрү тәртибен раслау турында» боерыгын үтәү йөзеннән үткәрелә.

Урыссу үзәк район хастаханәсе поликлиникасы мөдире Надежда Малыгина сүзләренә караганда, бу юнәлештә эш киләсе атнада да дәвам итәчәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International