23 июнь көнне Зәйнең балалар музыка мәктәбендә Сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәм уңаеннан тантаналы чарага җыелдылар. Гражданнарның сәламәтлеген саклау һәм ныгытуда гуманлы хезмәт итүчеләрне Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов котлады.
Соңгы елларда Зәй районының сәламәтлек саклау системасына шактый зур финанс ресурслары инвестицияләнгән. Безнең районда яшәүчеләр капиталь ремонтланган Медицина шәһәрчеге биналарында стационар һәм амбулатор медицина ярдәме алалар. Ел саен фельдшер-акушерлык пунктлары файдалануга тапшырыла. Иң яхшы хезмәткәрләргә район башлыгының, сәламәтлек саклау министрының, Башкарма комитет җитәкчесенең, баш табибның, профсоюз комитеты рәисенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. «Энергетик» мәдәният сараеның иҗат коллективлары чыгышлары бәйрәм кәефен тудырды.