Кукмара үзәк район хастаханәсе поликлиникасында капиталь ремонт дәвам итә. Эшләр «Сәламәтлек саклау» мили проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы акчасына алып барыла.
Күптән түгел, Медицина хезмәткәре көне алдыннан, Кукмара РҮХнә 1 яңа «Лада Ларгус» автомобиле тапшырылды. Автотранспорт пациентларны хастаханәләргә китереп җиткерү һәм табибларның чакыруларга чыгулары өчен сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча сатып алынган. Барлыгы 11 үзәк район хастаханәсе өчен 17 машина тапшырылды.