Бүген Казанда «Сәламәтлек-2022» Татарстан Республикасы медицина хезмәткәрләренең Спартакиадасының финал этабы ярышлары башланды. Алар берничә мәйданчыкта узачак. Бадминтон буенча шәһәр һәм авыл командалары Оренбург трактындагы Бадминтон үзәгендә очрашачак.
Волейболчылар медицина көллияте һәм Казан автотранспорт техникумы спорт залларында, шулай ук Залесный бистәсенең «Олимпиец» спорткомплексында ярышалар.
Шунда ук «Олимпиец» спорткомплексында өстәл теннисы, шахмат һәм йөзү буенча финал очрашулар узачак.
Быел спорт уеннарында 8 шәһәр һәм 6 район командасыннан 800 гә якын спортчы катнаша.
Спартакиаданың тәмамлануы (аркан тарту, швед эстафетасы), катнашучылар парады һәм җиңүчеләрне бүләкләү 1 июльдә Казанның Үзәк стадионында булачак.
Җиңүчеләргә кубоклар, дипломнар, акчалата сертификатлар тапшырылачак.