Бүген БРКХнә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе килеп китте

2022 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасына Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Владимир Колчин «Менталь сәламәтлек» округ иҗтимагый проектын гамәлгә ашыру турында фикер алышу өчен килде.

Визит чикләрендә Балалар Республика клиник хастаханәсенә бару булды.

ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, БРКХ баш табибы Айрат Зыятдинов һәм структур бүлекчәләр җитәкчеләре кунакны АЗИНО поликлиникасы һәм Р.Зорге урамындагы 2нче номерлы консультатив-диагностика үзәге эше белән таныштырдылар.

Эш визиты барышында педиатрия, профилактика бүлекләре, «ЫШАНЫЧ» Балаларга медик-социаль ярдәм үзәге эше, консультатив-диагностик үзәкнең тернәкләнү дәвалануы һәм үсеше бүлеге тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International