30 июньдә «Универсиада Авылының» Медицина Үзәгенә FISU медицина комитетының рәисе – Dr. Lawrence Rink (АКШ) һәм ТР сәламәтлек саклау министры – А.З. Фәррәхов килгәннәр

2013 елның 1 июле, дүшәмбе

Dr. Lawrence Rink – кардиология буенча профессор («Премиум Здоровье» клиникасы, Блюмингтон шәһәре, Индиана штаты,  АКШ) Универсиада сырхауханәсенә эш визиты белән килгән. А.З.Фәррәхов һәм FISU медицина комитеты рәисе уеннарның хәзерләу һәм уздыру вакытында Универсиаданың медицина тәэминәтен оештыру белән танышканнар. Билгеләргә кирәк, сырхауханәдә Универсиадада катнашучыларга, FISU гәилә әкьзаларына, шулай ук Универсиада Авылына керергә рөхсәт бирелгән волонтерларга һәм персоналга медицина ярдәме күрсәтеләчәк.

Универсиада сырхауханәсе баш табибы – Зиатдинов А.И., медицина хезмәткәрләре һәм волонтерлар медицина үзәге буенча Dr. Lawrence Rink һәм  А.З. Фәррәховка тәфсилле инглизтелле экскурсия уздырдылар. Шулай ук сырхауханәгә Канада, Австралия, Франция һәм Китай делегацияләре бардылар. Бөтен кунаклар визит белән канагәть булып калганнар һәм  «Универсиада Авылыны» Медицина Үзәгенең табиблар һәм волонтерлар төркеменә уңышлы эш теләгәннәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International