Медицина хезмәткәрләренең «Сәламәтлек –2021-2022» Спартакиадасының җиңүчеләре билгеле булды

2022 елның 1 июле, җомга

Казанның Үзәк стадионында Татарстан Республикасы медицина хезмәткәрләренең «Сәламәтлек-2021-2022» Спартакиадасы призерларын бүләкләү тантанасы булды.

Волейболда иң көчлеләр дип Республика клиник хастаханәсе һәм Әгерҗе ир-атлар командасы, Балалар республика клиник хастаханәсе һәм Балтач хатын-кызлар командасы табылды.

Өстәл теннисы буенча РКОД һәм Әгерҗе хастаханәсенең ир-атлар, Балык Бистәсе районы һәм БРКХ хатын-кызлар командалары җиңү яулады.

РКОД һәм Балык Бистәсе РҮХ командалары шахматта беренче булды.

Бадминтонда Чүпрәле РҮХнең хатын-кызлар һәм ир-атлар командалары  җиңүгә лаек булды.

4x50 йөзүдә БРКХ һәм Балык Бистәсе РҮХ хезмәткәрләре яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

Хатын-кызлар авыл командалары арасында Швеция эстафетасында призерлар: 1 урын - Балык Бистәсе РҮХ, 2 урын - Әгерҗе РҮХ, 3 урын - Чүпрәле РҮХ командасы.

Шәһәр командалары арасында урыннар түбәндәгечә булды: 1 урын – РКХ, 2 урын-БРКХ, 3 урын – Алабуга РҮХ.

Швеция эстафетасында ир-атлар арасында - 1 урын - БРКХ, 2 урын - РКХ, 3 урын - Яр Чаллы сәламәтлек саклау идарәсе

Ир-атлар авыл командалары арасында 1 урын –Чүпрәле РҮХ, 2 урын-Әгерҗе РҮХ, 3 урын - Сарман РҮХ

Аркан тарту.

Ир-атлар. Шәһәр. 1 урын - РКХ, 2 урын - Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе, 3 урын - Яр Чаллы сәламәтлек саклау идарәсе

Ир-атлар. Авыл командалары.

1 урын - Әгерҗе РҮХ, 2 урын - Сарман РҮХ, 3 урын - Балык Бистәсе РҮХ

Аркан тарту. Хатын-кызлар. Шәһәр. 1 урын - РКХ, 2 урын-Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе, 3 урын - Яр Чаллы сәламәтлек саклау идарәсе

Хатын-кызлар. Авыл командалары 1 урын - Сарман РҮХ, 2 урын-Балтач РҮХ, 3 урын-Балык Бистәсе РҮХ.

Гомумкоманда зачетында Спартакиада җиңүчеләре түбәндәгеләр булды:

авыл командалары арасында 3 урын– Чүпрәле РҮХ, 2 урын - Балык Бистәсе РҮХ, 1 урын - Әгерҗе РҮХ командасы;

шәһәр командалары арасында 3 урын - Яр Чаллы Сәламәтлек саклау идарәсе, 2 урын - БРКХ, 1 урын-РКХ

Бүләкләү тантанасыннан фотоларны карарга

Спартакиада турында сылтама буенча укырга

ФОТОРЕПОРТАЖ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International