Киңәшмә «Балалар республика клиник хастаханәсе» (БРКХ) ДАССО җирлегендә узды. Киңәшмә эшендә балачак һәм бала тудыруга ярдәм итүе буенча баш табиб урынбасарлары, районара үзәкләр вәкилләре, ТР бөтен районнар һәм шәһәрләренең район педиатрлары, Казанның акушер-гинекологлары, педиатр-табиблары катнашты. Кереш сүз белән Е.Г. Игнашина – ТР ССМ Дәвалау һәм профилактик ярдәм идарәсе балаларга медицина ярдәмен һәм бала тудыруга ярдәм итү хезмәтен оештыру бүлегенең башлыгы чыгыш ясады.
Докладлар белән чыгыш ясадылар: Р.Ф. Шавалиев – «ТР ССМ БРКХ» ДАССОның баш табибы; Г.Р. Клетенкова – «ТР ССМ БРКХ» ДАССОның клиник-эксперт эше буенча баш табиб урынбасары; Н.Г. Агишев – «Кама балалар медицина үзәге» ДАССОның педиатр ярдәме буенча баш табиб урынбасары; И.И. Закиров – ТР ССМ анестезиология һәм реанимация буенча штаттан тыш баш балалар белгече, анестезиология һәм реанимация бүлегенең мөдире; Л.Я. Саляхова – «ТР ССМ БРКХ» ДАССОның сыйфат хезмәтенең башлыгы; М.А. Садрутдинов – «ТР ССМ БРКХ» ДАССОның яңа туган балаларны реанимацияләү бүлегенең мөдире; Б.В. Нетребко – «ТР ССМ РКХ» ДАССОның клиник-эксперт бүлегенең эксперт-табибы; И.В. Самолина – «ТР ССМ БРКХ» ДАССОның оештыру-методик бүлегенең мөдире .
Киңәшмәдә республикадагы сабыйлар арасындагы үлү саны һәм үле туганар саны буенча; акушер-гинегологик һәм неонаталь ярдәмен күрсәтүне эффектив этаплы оештыру буенча мәсьәләләр каралганнар; ТР сабыйлар үлү санына эксперт бәясе куелган; «ТР ССМ БРКХ»ДАССОның реанимация-консультатив үзәгенең районара үзәкләре белән узара тәэсирләре буенча мәсьәләләр карар ителгән; «Кама балалар медицина үзәге» ДАССОның эш тәҗрибәсе тыңланылды; сабыйлар үлү санын түбәнәйтү элементы буларак сыйфат менеджмент системасын кертү. Гамәлдәге мәсьәләләрдән җитлекми яңа туган балаларның неонаталь сулыш юлларына кагылышлы дисстесс синдромын дәвалау буенча яңа (2013 елның) Европа протоколы каралды.
Россияда балалар һәм сабыйлар үлү саннары алга киткән илләрдәге охшаш саннардан арткан.
Сабыйлар һәм балалар үлү санының дәрәҗәсенә һәм балачаклык һәм бала тудыруга ярдәм итү хезмәт эшенең эффектын күтәрелүгә негатив йогынты күрсәтү факторларын бетерә торган чаралар комплексы таләп ителә. Сабыйлар үлү санын төшерү өчен резервлар бар һәм республикада бу өлкәдә план буенча эш алып барыла.