Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүнең региональ программасын ресурслар белән тәэмин ителеше

2022 елның 8 июле, җомга

«Сәламәтлек саклау» милли проектына кертелгән «сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» максатчан программасын гамәлгә ашыру Россия Президенты йөкләмәсе буенча ел ярым вакыт дәвамында алып барыла.

2022 елда Татарстан Республикасында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча (федераль бюджеттан финанслау белән) алып барыла:

- 2 поликлиника төзелеше (Яшел Үзән районында һәм Казан шәһәрендә). Төзелешне тәмамлау срогы-2023 елның декабре.,

Әлмәт шәһәрендә гомуми практика табиблык үзәге,

2 табиблык амбулаториясе ( Питрәч һәм Лениногорск районнарында) һәм 29 ФАП (фельдшер-акушерлык пункты);

- 14 поликлиникага һәм 1 табиблык амбулаториясенә капиталь ремонт;

Төзелеш өчен федераль бюджеттан 875 034, 96 мең сум акча кергән, Татарстан бюджетыннан 219 169, 06 мең сум беренчел звено медицина учреждениеләрен капиталь ремонтлауга федераль казнадан 197 488, 31 мең сум, республика бюджетыннан 49 464, 68 мең сум бүлеп бирелгән.

Барлык объектларда да төзелеш эшләре актив бара.

Кайбыч РҮХнең сырхауханәсендә һәм хатын-кызлар консультациясендә ремонт тәмамланган. Халыкны кабул итү яңартылган биналарда бара.

Быел ике ФАП төзелде һәм ачылды. Болар-Лениногорск РҮХнең Тимәш ФАПы һәм Теләче үзәк район хастаханәсенең Алан ФАПы.

«Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы кысаларында шулай ук 17 автомобиль сатып алынды һәм медицина җиһазлары алу өчен акча бүлеп бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International