Көектә табиблык амбулаториясе төзелә

2022 елның 8 июле, җомга

Питрәч районының Көек авылында ел ахырына кадәр табиб амбулаториясен төзеп бетерергә планлаштыралар. Объект «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль проекты хисабына төзелә.

Бу авылда «Светлый» торак комплексы барлыкка килгәч, анда яшәүчеләр саны көннән-көн арта бара. Хәзерге вакытта рәсми рәвештә 12038 кеше теркәлгән.

Хәзер ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала торган иң якын медицина учреждениесе - кечкенә генә фельдшер-акушерлык пункты.

Анда нибары 2 табиб-педиатр һәм терапевт эшли.
Яңа медицина учреждениесе иркен булачак, аның мәйданы 45-18 метр тәшкил итәчәк. Урыннар күп булачак, димәк, медиклар саны артачак, алар көненә 100 пациентны кабул итә алачак.

Бина өч катлы булачак. Аны ел ахырына кадәр, төгәлрәге ноябрьдә тапшырырга тиешләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International