Депутат Әлфия Когогина Тукай районы Мусабай-Завод авылында ФАП төзелеше барышы белән танышты

2022 елның 12 июле, сишәмбе

Россия Федерациясе Федераль Җыелышының VI һәм VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Тукай РҮХнең Мусабай-Завод авылында фельдшер-акушерлык пунктында булды.

Очрашу барышында ул 2022 елда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча илкүләм проектлар кысаларында тормышка ашырыла торган төзелеш эшләренең барышы белән танышты.

Шулай ук ул объектта Тукай район үзәк хастаханәсенең баш табибы Галим Сабирҗанов, Мусабай-Завод ФАПы мөдире Хәмдия Ягъфәрова һәм фельдшер Гөлүсә Мифтахиева белән аралашты.

Төзелеш объектын карап чыкканнан соң Әлфия Гомәр кызы район башкарма комитетында гражданнарны кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International