Яшел Үзән районының 65 яшьтән өлкәнрәк авыл кешеләре район хастаханәсенә махсус транспортта барып җитү мөмкинлегеннән актив файдалана.
Автомобильләрне халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге бушлай бирә. «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында машиналар сатып алынды.
Шушы көннәрдә Акъегет авылында яшәүче җиде өлкән кешене Норлат участок хастаханәсенә алып килгәннәр. Кемгәдер диспансерлаштыруны узарга, кемгәдер-ковидтан соң тирән диспансерлаштыруны узарга, кемгәдер табибка күренергә кирәк, чөнки кеше диспансер исәбендә тора.
- Мондый сәфәрләр ай саен оештырыла, - дип сөйләде Акъегет ФАПы фельдшеры Рәмзия Нотфуллина.