Климакс билгеләрен ничек җиңеләйтергә: гинеколог киңәшләре

2022 елның 15 июле, җомга

Ел саен 15 июльдә Бөтенроссия гинеколог көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм алдыннан без "Мамадыш РҮХ" ДАССУ гинекология бүлеге мөдире, табиб акушер-гинеколог Вәлиуллина Миләүшә Рәзинә кызы белән очраштык һәм аның белән хатын-кызлар сәламәтлегенең иң актуаль темаларының берсе - климактерика чорына әңгәмә кордык.

- Миләүшә Рәзиновна, климаксның нәрсә икәнен аңлатыгыз?

- Климакс - хатын-кызның гормональ системасы репродуктив функциясен үзенең төп бурычы дип санаудан туктаган вакыт. Бу, нигездә, җенси гормоннар эстроген һәм прогестерон дәрәҗәсен кимү белән күзәтелә. Нормада аларны аналык бизе җитештерә һәм балага узу һәм бала табу мөмкинлегенә турыдан-туры йогынты ясый. Аналык бизе үзләренең төп бурычын үти башлаудан туктагач, хатын-кызда менструация туктала, бу процесс менопауза дип атала.

Гадәттә, бу процесс якынча илле яшләрдә бара, әмма, 40 яшләрдә үк климакс алды билгеләре барлыкка килергә мөмкин.

Күчеш чорын җиңеләйтү һәм организмга яңа халәттә ярдәм итү ысуллары турында сөйләшик.

-  Хатын-кызда климакс башланганын ничек аңларга?

- Менопауза үзе турында специфик булмаган билгеләр белән белергә мөмкинлек бирә. Өстәвенә, климактерик чорга карап, әлеге симптомнар аерылырга мөмкин. Әйтик, 40 яшьтән 50 яшькә кадәр хатын-кыз көндезге кан йөгерү (приливы) бер эсселәтеп, бер суытып алу, төнлә артык тирләүне, еш йөрәк тибүен һәм кан басымының төшүен/күтәрелүен, кәеф үзгәрүен һәм сексуаль теләкнең кимүен тоя ала. Бу симптомнарның күбесе менопауза белән узачак.

Беренче өч елда соң  менструаций туктаганнан соң лайлалы тышчаларның һәм тән тиресенең кибүе күзәтелергә мөмөкин. Үлчәм үзгәрергә мөмкин, хатын-кыз я ябыга, я киресенчә, тазара.

Гормональ үзгәрешләр атеросклероз һәм остеопороз, мускулларның зәгыйфьлеге һәм хәтерне кимүе өчен шартлар тудыра.

- Бу чорда организмга ничек ярдәм итәргә мөмкин? Климаксны "дәваларга" тырышырга кирәкме?

- Күңелсез симптомнарга карамастан, климакс - хатын-кызның олы яшьтә табигый хәле. Менопаузны "дәвалап" яки булдырмый калырга мөмкин түгел. Аның каравы климаксны кичектерергә, аның узуын җиңеләйтергә һәм җенси гормоннар дәрәҗәсе кимүе сәбәпле авыруларны профилактикалау турында кайгыртырга мөмкин.

- Климакс узышын нинди ысуллар белән җиңеләйтергә була? Укучыларыбызга нинди киңәшләр бирәсез?

- Менопауза симптомнарын җиңеләйтү өчен, бер-берсен юкка чыгармый торган өч ысул бар. Беренчесе  - туклану, хәрәкәт режимы һәм тулы канлы йокы турында кайгыртырга. Икенчесе -  гормонозаместительная (гормоноалыштыру) гормонотерапиягә мөрәҗәгать итәргә. Һәм өченче – рационга фитоэстрогеннар һәм эстрогенсыман биорегуляторлар өстәргә.

Хатын-кызларга үз организмына игътибарлы мөнәсәбәт климакс барышын җиңеләйтергә сәләтле.

Акушер-гинекологлар киңәш итә:

Ачы ризык, тәмәке тарту яки алкоголь эчемлекләре кан йөгерүнең (прилив) привовокаторлары булырга мөмкин.
Температура режимын җайга салу өчен иркен киемгә өстенлек бирегез.
Привиливлар вакытында боз кисәкләрен муенның артына куеп алырга мөмкин.
Һавалы салкынча бүлмәдә йоклагыз.
Йокы күлмәкләре дымлыкны сеңдерүче тукымалардан булсын.
Сулыш күнегүләрен кулланырга.
Авырлыкны контрольдә тотарга.
Яхшы йокларга.
Физик актив булырга.

- Җавапларыгыз өчен Миләүшә Рәзиновна рәхмәт. Уңышлар Сезгә!

 

#халыкка файдалы киңәшләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International