Казанның 6нчы номерлы сырхауханәнең белгечләре капиталь ремонт ясалган яңа бинада пациентларны кабул итә башлаганнар

2013 елның 3 июле, чәршәмбе

Бүген ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррәхов Казанның 6нчы номерлы сырхауханәсенә барган. Сырхауханә  капиталь ремонт тәмамлану сәбәпле, элегрәк студентлар сырхауханәсе булган Себер тракты ур., 14нче йорт бинасына күчкән.

Сәламәтлек саклау министрлык җитәкчесе яңа бинадагы сырхауханә эше ничек оештырылганын караган, аның пациентлары һәм персоналы белән сөйләшеп алган. Гомумән, аның сүзләре буенча, ул күргәннәре белән канагәть булып калган.

«Ремонтка минем бер ничә бетерелә торган күрсәтмәләрем бар. Ләкин гомумән алганда төп эшләр эшләнгән. Сырхауханә күчү сәбәпле өстәмә 1000 кв.м.чамасында урын алган » – билгеләп куйган Айрат Фаррахов.

Шулай ук ТР сәламәт саклау министры бу сырхауханәнең кушылып салынган, реконструкцияләүне тәләп итә торган бинасы бар дип белдерде. Анда тар белгечләргә һәм диагностик хезмәтенә якынайткан хатын-кызлар консультациясен оештырырга мөмкин булыр иде. Ул 6нчы номерлы сырхауханә белән хезмәт курсәтелгән хатын-кызлар өчен өстәмә уңайлыклар тудырыр иде.

Андрей Князев, 6нчы номерлы сырхауханә баш табиб сүзләре буенча, тагын, бик якын вакытта бинада лифт урнаштырырга, автомобиль тукталыш урыннарын җихазларга һәм мебель белән кайбер җихазны яңартырга кирәк.

Искә төшерәбез, Совет районның 50 мең кешегә хезмәт күрсәтә торган 6нчы номерлы сырхауханәсен кучерү турында 2012 елның июнендә карар ителгән. Капиталь ремонт ясау өчен 50 млн сум акча бирелгән.

Дружба ур. 8нче, Дружба ур.10нчы номерлы йортлар, Ново-Азинская ур. 2а номерлы йорт бушаган биналары ТР милек казнасына тапшырылган.

Бер бинада сырхауханәне берләштерү нәтиҗәсендә бөтен махсуслаштырылган ярдәм (хирургия, офтальмология, ЛОР-авырулары, неврология, эндокринология, урология, онкология) күрсәтелә, диагностик хезмәтләр ачылганнар: клиник-дагностик лабораториясе, УЗИ, ЭКГ, рентгенография, флюорография, эндоскопия, 42 койкалы көнге стационар. Бу Совет районның үзәк булегенең халкына беренчел медико-санитар ярдемен күрсәтү сыйфатын шактый яхшырта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International