ТР сәламәтлек саклау министрлыгы татарстанлыларны 2022 елның беренче яртыеллыгында ведомствоның гаммави максатларына һәм бурычларына йомгак ясауга чакыра

2022 елның 20 июле, чәршәмбе

28 июльдә 14 сәгатьтә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында 2022 елның беренче яртыеллыгында максатларны һәм бурычларны халык алдында формалаштыру проектын гамәлгә ашыру йомгаклары буенча ТР ССМ карамагындагы Иҗтимагый совет утырышы булачак.

Иҗтимагый совет утырышында республика гражданнары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша ала.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында Формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый тикшерү проекты гамәлгә ашырыла.

Теркәлү өчен анкетаны 2022 елның 26 июленә кадәр электрон адреска җибәрергә кирәк press.mz@tatar.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International