Ел башыннан Кама балалар медицина үзәге 37 медицина хезмәткәре белән тулыланды

2022 елның 22 июле, җомга

Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә «Сәламәтлек саклау системасының медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү» региональ проектын тормышка ашыру кысаларында яңа кадрларны җәлеп итү буенча эш алып барыла.

Шулай итеп, 2022 ел башыннан КБМҮнең сафлары 37 медицина хезмәткәре белән тулыланды, алар арасында 18 табиб. Алар - педиатрлар, анестезиологлар-реаниматологлар, хирурглар, рентгенолог, офтальмолог, теш-бит хирургы, табиб-акушер-гинеколог, травматолог-ортопед, отоларинголог һәм эпидемиолог.

Табиблар Киров, Түбән Тагил, Мәскәү, Волгоград өлкәсе, Калуга, Башкирия, шулай ук Татарстанның күрше шәһәрләреннән килде. КБМҮнә 19 урта медицина хезмәткәре эшкә килде.

Әгәр КБМҮнең зур профессионаллар командасының бер өлеше булырга теләсәгез,  резюмеларны түбәндәге адрес буенча җибәрегез Svetlana.Holina@tatar.ru - яки 8-960-085-66-78 телефонына шалтыратыгыз (кадрлар бүлеге начальнигы Холина Светлана Николаевна).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International