Бүген Татарстан Республикасы Президенты Россия Федерациясендә Канаданың Гадәттән тыш һәм Тулы хокуклы илчесе Джон Слоан белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәт йортында булды, Татарстан ягыннан ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, ТР Президент ярдәмчесе Радик Гиматдинов, сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов катнаштылар.
Рөстәм Мнниханов Джон Слоанга Россияның бер регионы булган Татарстанга игътибар иткән өчен рәхмәт белдергән .
Очрашу вакытында Татарстан Республика Президенты һәм Россия Федерациясендә Канаданың Гадәттән тыш һәм Тулы хокуклы Илчесе берничә тармакта киләчәктәге үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләрендә фикер алышканнар.
Искә төшерик, Татарстан һәм Канада нефть чыгару, вертолет- һәм авиатөзелеш, автокомпонент производствосы, инжиниринг, фармацевтика өлкәләрендә бердәм хәрәкәт итәләр .