Җәен азык-төлек белән агулануның кисәтү чаралары

2022 елның 29 июле, җомга

Җәйге чорда азык-төлек белән агуланулар саны күп тапкырлар арта. Мамадыш медиклары  азык-төлек белән агулануның кисәтү чараларын тәкъдим итә.

Ризыкны ашарга тотынганчы, кулларны юыгыз.
Ашамлыкларны бөҗәкләр керә, утыра алмаслык урыннарда саклагыз.
Яшелчә һәм җиләк-җимешне яхшылап юыгыз.
Пөхтәлектә, чисталыкта шик булган кафеларда ашамагыз.
Ризыкларның яраклылык срогын карагыз.
Кулдан, бигрәк тә килеп чыгышы шикле булган ризыкларны сатып аламагыз.
Кисеп һәм үлчәп үрнәккә куелган яшелчә һәм җиләк-җимеш, казылык, сырлар кабып караудан тыелыгыз.
Бозылуның ачык билгеләре булган ашамлыкларны кулланмагыз.
Тиз бозыла торган ризыкларны суыткычта саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International