РФ баш неонатологы: Татарстан барлык сабыйларны да 36 сирәк авыруга тикшерергә әзер

2022 елның 1 августы, дүшәмбе

Россиянең баш неонатологы «Татар-информ» интервьюсында скрининг үткәрү турында, республикада иң кечкенә пациентларга ярдәм күрсәтү дәрәҗәсе турында сөйләде һәм булачак әниләргә киңәшләр бирде.

Ярты елдан соң Татарстанда һәр яңа туган сабыйны 36 авыруга тестлый башлыйлар. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш неонатологы, Санкт-Петербург дәүләт медицина педиатрия университеты ректоры Дмитрий Иванов «Татар-информ» га биргән интервьюсында һәр туган сабыйның табасыннан берничә тамчы кан алачагы турында сөйләде.

Тикшерү үрнәкләре Уфага җибәреләчәк – аны Идел буе федераль округында анализлар үткәрү урыны итеп сайладылар.

Тулырак интервьюны сылтама буенча укыгыз.

Россия неонатологының Казанга визиты турында тулырак мәгълүмат биредә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International