Мамадыш район үзәк хастаханәнең «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү федераль программасы буенча төзелгән яңа Түбән Сон ФАПына җиһазлар кайтарылды.
Фельдшер-акушерлык пункты ике торак пунктка хезмәт күрсәтә:Түбән Сон һәм Рахат Аланы. Беркетелгән халык саны - 356 кеше.
Фельдшер-акушерлык пункты мөдире - Гайфетдинова Венера Шәфигулла кызы.
«Авыл халкының хәзер уңайлы шартларда медицина ярдәме алу мөмкинлеге барлыкка килде, тиздән авыл халкының хыялы чынга ашачагына без бик шат. Яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты барлык стандартларга һәм санитар нормаларга тулысынча туры килә, электр җылытуы, кайнар һәм салкын су, халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен пандус бар. Халыкка сыйфатлы беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырылган, - диде фельдшер.