Яр Чаллының 3нче номерлы балалар сырхауханәсенең гастроэнтерологы имизүнең файдасы турында сөйләде

2022 елның 5 августы, җомга

Ана сөте - ашкайнату системасының күпчелек авыруларын профилактикалауның идеаль чарасы дип санала. Дөресме бу, һәм баланың сәламәтлеге өчен күкрәк сөте ашатуның роле турында Яр Чаллының 3нче балалар сырхауханәсенең табиб-гастроэнтерологы Гөлнара Максутова сөйләде.

- Гөлнара Рәшитовна, күкрәк сөте ни өчен шулай файдалы?

- Күкрәк сөтенең файдалы үзлекләре турында озак һәм күп сөйләргә була. Конкрет әнинең күкрәк сөте уникаль һәм аның конкрет баласына җайлаштырылган. Әйтик, аз үлчәүле балалар өчен ананың күкрәк сөте составы буенча бала өчен гадәти авырлыктагы сөт белән чагыштырганда аерыла. Күкрәк сөтенең файдалы үзлегенә килгәндә, бу, беренче чиратта, иммун факторы булу, аны әнисе балага тапшыра. 6 айга кадәр күкрәк сөтен имүче балалар  кызамык, кызылча, җил чәчәге кебек йогышлары авырулар белән авырмый диярлек. Әлеге инфекцияләр каршы иммунитет күкрәк сөте аша тапшырыла.

Шулай ук күкрәк сөте составында бала эчәклеге өчен мөһим  микроорганизмнар спектрының булуы да исбатланган. Ә дөрес микрофлора, үз чиратында, дөрес ашкайнату һәм авыруларны профилактикалауны тәэмин итә. Әлбәттә, смесьләрдә дә файдалы микроблар бар, ләкин күкрәк сөтендә алар конкрет бала өчен җайлаштырылган.

Күкрәк сөте имезү аллергия авыруларының куркынычын шактый киметә. Без хәзер аллергикларның бик күп булуын беләбез, бу беренче чиратта баланы ашату белән бәйле. Шуңа күрә күкрәк сөте имезү аллергия авыруларын да профилактикалау булып тора. Күптән түгел күкрәк сөте составында  төп күзәнәкләр - шешкә каршы факторлар булуы да ачыкланды.

Бу шактый зур ачыш, бу тикшеренү Мәскәүдә үткәрелгән. Шулай итеп, күкрәк сөтеннән бүлеп бирелгән төп күзәнәкләр төрле авыруларны дәвалау өчен файдаланылды, бигрәк тә 1 типтагы шикәр диабетын дәвалаганда. Бу төп күзәнәкләрне керткән балалар нәтиҗәдә 1 типтагы шикәр диабеты күренешләрен тулысынча туктатып торуга ирештеләр.

Моннан тыш, баланы имезү бик уңайлы һәм икътисади яктан отышлы:  һәрвакыт үзе белән, ул һәрвакыт әзер.

- Баланы ничә яшенә кадәр имезергә кирәк?

- 6 айга кадәр мәҗбүри. Бу иммун системага ярдәм итү дә, башка бик күп файдалы факторларга бәйле. 6 айга кадәр балалар сөттән кала башка ризыкны үзләштерә алмый.  Бер яшенә кадәр ашатырга да ярый. Бер яшьтән соң бала барысын диярлек ашый һәм биредә аны акрынлап күкрәктән аерырга була. Күп кенә әниләр, үз теләкләре белән, баланы бер елдан соң да ашатуларын дәвам итәләр, бу да яхшы.


Яр Чаллы шәһәренең 3 нче номерлы Балалар шәһәр сырхауханәсенең матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International