1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына Халыкара тарихи диктант очно һәм онлайн узачак.
"Җиңү диктанты" дөньяның 80 илендә 30 меңнән артык мәйданчыкта узачак. Тестны мәктәпләрдә, югары уку йортларында, көллиятләрдә, көч структуралары һәм партнерлык оешмалары мәйданчыкларында язарга мөмкин булачак.
Мәйданчыклар исемлеген карарга, онлайн катнашу өчен акциянең рәсми сайтында теркәлергә мөмкин (сайте акции ).
Елдан-ел акциягә бөтен дөньядан катнашучылар саны арта бара: 2024 елда гына да «Җиңү диктанты» нда 2 млн кеше Бөек Ватан сугышы вакыйгалары һәм геройлары турындагы белемнәрен тикшергән. Акциядә катнашу тулысынча бушлай һәм ирекле. Төбәк мәйданчыкларында «Җиңү диктанты» нда катнашып, иң күп балл җыйган 10 һәм 11 сыйныф укучылары финалист дипломын алырга мөмкин.
Диплом бирү тәртибе һәм ул бирә торган өстенлекләр шулай ук сайтта ( сайте ) урнаштырылган.
9 Майда Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез!
.jpg)