"Бүре җиләге" дип бу халык телендә кара яки кызыл төстәге җиләк-җимешле барлык ашарга ярамый торган якин агулы җиләкләргә әйтәләр. Кайбер җиләкләрне куллану үлемгә китерергә мөмкин.
Мондый җиләкләргә түбәндәгеләрне кертәләр:
- БҮРЕ ЮКӘСЕ. Бүреюкәсечәләр семьялыгыннан чиратлашып яки каршыдаш урнашкан яфраклы, зәңгәрсу кызыл чәчәкле, карлыган кебек түгәрәк җимешле, иртә яз чәчәк ата торган агулы куак. Безнең республикада яфраклы һәм ылыслы-яфраклы урманнарда берәм-сәрәм очрый. куакның барлык өлешләре агулы. Аның чәчәк исеннән генә дә баш авыртырга мөмкин. Агулану көчле икән, йөрәк туктап, кеше үлергә дә мөмкин.
- КАРГА КҮЗЕ. Мелантиячәләр семьялыгыннан озынча шуышма тамырчалы, яшькелт сары чәчәкле, кара җимешле, агулы күпьеллык үләнчел үсемлек; шул үсемлекнең күксел кара җиләге;
- ЭТ ҖИЛӘГЕ. Паслёнчалар семьялыгыннан тармакланган эре тамырлы, юан сабаклы, көрән-шәмәхә чәчәкле, ялтырап торган кара җиләкле, сирәк очрый торган агулы күпьеллык үләнчел үсемлек; балдыган;
- БИРЮЧИНА, бүре күз, мәрдәр агачы;
- гади яки урман ЗЕЛПЕ җиләге;
- СЫНУЧАН ЭТ ШОМЫРТЫ. Кошкунмасчалар семьялыгыннан эллипссыман яфраклы, вак кына яшькелт ак чәчәкле, җимешләре башта кызыл, өлгергәч кара төскә керә торган биек куак; сынгак эт шомырты, мурт эт шомырты.
Бу үсемлекләр яки куаклар безнең республикада барлык районнарда очрый, урманда яки юл кырыйларында, ташландык участокларда һ. б. үсә.
Аларның куркынычы шунда ки, бу җиләк-җимешләр агулы, кеше аларны файдалы, ашый торган үсемлекләр белән бутый ала.
Агулану билгеләре булган очракта кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртыгыз!
«Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсе» ДАССУ
#халыкка файдалы киңәшләр