28 апрель – Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне.
Көн саен, минут саен, теләсә нинди һава торышында һәм тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ашыгыч медицина ярдәме бригадасы кеше гомерен саклап калу өчен чакыруга ашыга. Аларның эше – ул гади һөнәр генә түгел, ул гаҗәеп чыдамлык, кыюлык һәм рухи җылылык таләп итә торган һөнәр.
Бу бәйрәм биш ел элек, COVID-19 пандемиясе белән көрәш кызган вакытта билгеләнә, бөтен дөнья яңа куркыныч белән очрашканда, нәкъ менә ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре алгы сызыкта була. Алар икеләнмичә, үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, бәлагә эләккәннәргә ярдәм итү өчен инфекция чыганакларына барганнар. Бу авыр көннәрдә йөзләрчә, меңнәрчә гомерләрнең аларның оперативлыгына, белемнәренә һәм фидакарьлегенә бәйле булуы ачыкланды.
(2).jpeg)
Баулы район үзәк хастаханәсендә ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегенең 19 фельдшеры тәүлек буе халыкка ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм күрсәтә. Алар арасында әлеге эшкә 35 елдан артык багышлаган чын хезмәт ветераннары да бар.
Әмма ашыгыч ярдәмне фельдшерлардан башка гына түгел, ә диспетчерлардан һәм машина йөртүчеләрдән башка да күз алдына китереп булмый, алар әлеге катлаулы системаның өзлексез эшләвен тәэмин итүчеләр. Аларның җайга салынган гамәлләре, секунд эчендә карар кабул итә белүләре һәм теләсә кайсы минутта ярдәмгә килергә әзер булулары бу хезмәтне чын мәгънәсендә бәһасез итә.

Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә!
Бүген без сезгә барлык эшегез өчен зур рәхмәт әйтәбез:
башкалар тыныч йоклый алсын өчен, төннәрен йокламавыгыз;
пациент янына вакытында өлгерер өчен, буранда да, яңгырда да килүегез;
- медикаментлар белән генә түгел, яхшы сүз белән дә ярдәм итүегез өчен;
- шанслар булмаганда да коткаруыгыз өчен зур рәхмәт әйтәбез.
Сезгә нык сәламәтлек телибез, чөнки ул сезнең өчен генә түгел, сезнең ярдәмгә мохтаҗлар өчен дә мөһим. Өйләрегездә һәрвакыт җылылык, рәхәтлек һәм үзара аңлашу хөкем сөрсен, ә эш арыганлык кына түгел, үз эшегез өчен кирәклек, горурлык хисе дә китерсен.
Йөрәкләрегездә беркайчан да игелек уты сүнмәсен, ә юлда рәхмәтле пациентлар һәм аңлаучан кешеләр очрасын. Сезнең эшегездә мөмкин кадәр азрак фаҗига, ә коткарылган гомерләр күбрәк булсын!
Бәйрәм белән сезне, безнең заманның чын геройлары!
