Бүген «Кама медицина үзәге» ДАССОның Перинаталь үзәгендәге клиник-диагностик сырхауханәсендә «Бүләклә миңа гөмер!» дигән акция старт ала. Монда 8нче июльдән 15нче июльгә кадәр ачык ишек көннәре узачак.
Бөтен атна буе табиблар гаилә парларын балага узмау мәсьәләләре һәм хәзерге көн контрацепция алымнар буенча консультацияләр бирәчәкләр. Консультацияләр түләүсез була. Акция вакытында абортларны профилактикалау буенча чаралар уздыру белән хатын-кызлар арасында аборт процедурасының зыяны турында листовкалар тарату планлаштырыла. Аборт ясатырга килгән хатын-кызларга йоклелекне өзү карарын терле яктан уйлап карау өчен «тынлык көнләре» дип аталган көнләр бирелә. «Бүләклә миңа гөмер!» дигән акция һәр ел саен була һәм Социаль-мәдәният инициативалар фонды ярдәмендә (аның президенты – РФ Хөкүмәт Рәисе хатыны Светлана Медведева ) Россиянең шәһәрләрендә һәм регионнарында уза . Перинаталь үзәгенең клиник-диагностик сырхауханәсе белгечләренә 71-52-12 номерлы телефон буенча язылырга була.