Бүген профессор А.Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә Мәскәүдән Г.Н.Сперанский исемендәге 9нчы номерлы Балалар шәһәр клиник хастаханәсенең белгечләре килеп киттеләр.
Бүгенге көндә Мәскәү клиникасы күппрофильле медицина учреждениесе булып тора, аның 40 махсуслаштырылган клиник бүлеге тәүлек буе 18 яшькә кадәрге балаларга ашыгыч һәм планлы ярдәм күрсәтә.
Визит барышында неонаталь нефрология һәм диализ үзәге җитәкчесе, табиб-анестезиолог-реаниматолог, академик М.М. Студеникин исемендәге дәвалау факультетының педиатрия кафедрасы доценты Пирогова Анастасия Макулова яңа туган пациентларга дәвалауның экстракорпораль ысулларын куллану тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Тумыштан патологияле, җитлекми туган һәм паллиатив ярдәмгә мохтаҗ балаларга медицина ярдәме күрсәтүнең заманча алымнары турында балаларга паллиатив медицина ярдәме күрсәтү бүлеге мөдире Ирина Гируцкая һәм табиб анестезиолог-реаниматолог Сергей Башарин сөйләделәр.
Очрашу нәтиҗәләре буенча неонаталь һәм башка йогышлы патологияле яңа туган балаларга медицина ярдәмен күрсәтү мәсьәләләре буенча клиникалар арасында хезмәттәшлекне һәм тәҗрибә алмашуны дәвам итү турында карар кабул ителде.