Бүген «Кама балалар медицина үзәге» ДАССОның диварларында Яр Чаллы шәһәрендәге «Республика кан салу үзәге» ДАССО белән бергә «Донор көне» узды. Бу чараны шәһәрнең һәм аңарга тоташкан районнарның медицина оешмаларын кан һәм аның компонентлары белән тәэмин итү максаты белән оештырдылар. Яр Чаллының бөтен медицина оешмаларының эшчеләре чакырылды.
«Кама балалар медицина үзәге» ДАССОда «Почетный донор» исемле 3 белгеч эшли: КДМҮның педиатрик ярдәм буенча баш табиб урынбасары Н.Г. Агишев (60тан артык кан бирүе), «Балалар хастаханәсе» структур бүлекчәсенең анестезиология һәм реанимацияләү бүлегенең мөдире Новиков Н.Н. (200дән артык кан бирүе) һәм анестезиолог-табиб Абросимов В.Н. (300дән артык канбирүе).
«Донор көнендә» 36 медицина эшчеләре катнашты. Тулаем алганда 14,259 литр аертылмаган кан тапшырылган. «Кама балалар медицина үзәге» ДАССОның җитәкчелеге бөтен чарада катнашучыларга чиксез зур рәхмәтен белдерә.