Лениногорск районының Иске Куак авылында яңа амбулатория төзелеп бетте

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Тиздән авыл халкы яңа бинаның уңайлылыгын бәяли алачак. Лениногорск районының Иске Куак авылында яңа амбулатория бинасын төзү «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль программасы ярдәмендә мөмкин булды. Бәясе 26,3 млн. сум дип бәяләнә.

Хәзер амбулаториядә мебель урнаштырыла һәм кирәкле документларны рәсмиләштерү бара. Октябрьдә ачылу көтелә.

Иске Куак амбулаториясендә 16 хезмәткәр эшли, шуларның 9ы-медицина хезмәткәре. Алар Иске Куак авыл җирлегенең һәм якын-тирә авылларның 2000гә якын кешенең сәламәтлеген күзәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International