Лениногорск РҮХнең медик-санитар өлешендәге поликлиниканы капиталь ремонтлау төгәлләнеп килә. Әлеге объект «Сәламәтлек саклау» милли проектының Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасына керде.
Кыш айларында башланган капиталь ремонтның бюджеты 20 млн. сумнан артып китә.