Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында сәламәтлек саклау өлкәсендәге мөһим бурычны әйтте. Бүген ул парламентның 35 нче утырышында парламентарийларга мөрәҗәгате белән чыкты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов табибларның пандемия чорында кыю, фидакарь хезмәтен күрсәтүен билгеләп узды.
«Медицина хезмәткәрләре фидакарь вазифада – гомерләрне коткарып калалар, сәламәтлекне сакларга булышалар. Барлык медицина хезмәткәрләренә эшләре һәм белемнәре, һөнәрләренә тугрылыклары өчен рәхмәтемне җиткерәм. Табиблар үзен пандемия чорында кыю, фидакарь яктан күрсәтте. Бу күп кенә татарстанлылар тормышы һәм сәламәтлеген саклап калырга булышты. Авыру кичергәннәрне тернәкләндерү өчен Казанда 7 нче шәһәр хастаханәсе базасында эре дәвалау-тернәкләндерү үзәге ачылды», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Президент хәзер Россиядә элек кертелгән коронавирус чикләүләренең барысы да диярлек бетерелгәнен искәртте. «Гражданнарга үз сәламәтлекләренә игътибар белән карап, шәхси саклану чараларын үтәргә кирәк», - диде.
«Сәламәтлек саклау өлкәсендә элеккечә үк өстенлекле сорау булып сәламәт балалар туу һәм сәламәт аналар мәсьәләсе тора. Бу юнәлештә мөһим проект буларак киләсе елда 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең бала тудыру йорты базасында заманча перинаталь үзәк ачылышы ниятләнә», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Президент әйтүенчә, хроник чирләре булганнарга диспансеризация оештыру мәсьәләләре аерым игътибар сорый. «Җирле үзидарә органнарына медицина оешмаларына тикшерүләр уздыруда мөмкин кадәр теләктәшлек күрсәтү зарур», - диде.
Ул бүген залга гомуми гаилә стажы 100 елдан арткан табиблар династияләре чакырылганын искәртте. Бу Вахитов, Ибраһимов, Минабетдинов, Лодвиков, Савельевлар гаиләләре.
Бу хакта тулырак: "Татар-информ" МА