Бүген Актаныш районында «Сәламәтлек саклау»илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән Актанышбаш ФАПы ачылды. Төзелешкә 6 766 мең сум акча бүлеп бирелгән.
Яңа модульле ФАП Актаныш муниципаль районында уналтынчы булды.
Яңа бинада фельдшер кабинеты, процедура кабинеты, көтү бүлмәсе, персоналның киенү-чишенү бүлмәсе, медикаментлар саклау бүлмәсе, санузел һәм санитария бүлмәсе бар.