ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш кардиологы Зөлфия Ким Чаллы табиблары – кардиологлар һәм терапевтлар белән 5нче Шәһәр хастаханәсе базасында очрашу үткәрде.
Үпкә артериясе тромбоэмболиясе һәм хроник йөрәк җитешсезлеге булган пациентларга медицина ярдәме күрсәтү, мондый пациентларны алып бару алгоритмнары һәм медицина оешмалары арасында үзара бәйләнеш, хроник йөрәк җитешсезлеге белән авыручыларны дәвалауның яңа мөмкинлекләре мәсьәләләре каралды. Зөлфия Фәрид кызы ассызыклаганча, бүген республикада «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш» региональ проекты кысаларында зур эш алып барыла.
Эшлекле визиты вакытында Зөлфия Ким шулай ук 5нче шәһәр хастаханәсенең кардиология бүлекләре эше белән танышты, Чаллы коллегаларына киңәшләрен бирде.