Республиканың Азнакай районының Олы Сукаеш авылында модульле ФАП төзелеп бетте. Хәзерге вакытта рөхсәт документларын рәсмиләштерү процессы бара, шуннан соң ул эшли башлаячак. Фельдшер-акушерлык пункты «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча иске бина урынына торгызылды.
Сукаеш фельдшер-акушерлык пункты Азнакай үзәк район хастаханәсеннән 25 чакрым ераклыкта урнашкан, Сукаеш һәм Курай Елга авылларында яшәүче 485 кешегә хезмәт күрсәтә.