- Әлмәттән килгән мобиль поликлиника беренче чиратта кирәк булган диагностика җиһазлары белән тәэмин ителгән һәм ул районның барлык торак пунктларында яши торган халыкны кабул итәчәк. Алдан төзелгән график буенча Урыссу үзәк район хастаханәсенең тар белгечләре – онколог, уролог, эндокринолог, ревматолог, лор, невролог, хирург кешеләренең сәламәтлеген тикшерәчәк, квалификацияле ярдәм күрсәтәчәк. Лаборатория, ЭКГ аппараты һәм хатын-кызлар өчен тикшерү кабинеты эшләячәк. Мобиль поликлиника эшендә булган үзгәрешләр һәм нинди көнне кайсы белгечләр кабул итәчәген фельдшерлар авыл халкына алдан хәбәр итәргә тиеш була, - дип хәбәр итте Ютазы районы баш табибы Светлана Шакирова.
Күчмә медицина комплексы табиблык амбулаторияләре һәм ФАПлар территориясендә урнашачак. Ул түбәндәге график буенча кабул итәчәк:
- Ютазы зонасы - 7-18 ноябрь;
- Димтамак зонасы - 21-30 ноябрь;
- Әбсәләм зонасы -1-9 декабрь;
- Бәйрәкә зонасы – 12-23 декабрь;
- Бәйрәкәтамак зонасы – 26-30 декабрь.