Ул педиатриягә, аның сүзләре буенча, очраклы рәвештәа килде. Башкала вузында кызны дәвалау факультетына зур конкурс белән куркытканнар, ул анда башта укырга керергә ниятләгән булган. Менә педфакка документларын да тапшырган. Дөрес, аннары педиатрия конкурсына Казан медицина көллиятендәге башка факультетларга караганда да күбрәк икәне ачыкланды, - дип елмаеп искә ала педиатриягә килүен Гөлназ Мөхәммәтова. Гөлназ Мөхәммәтова 20 елдан артык Алабугада балаларны дәвалый. Ә 2011 елдан Алабуга балалар поликлиникасын җитәкли.
Гөлназ Мөхәммәтова: «кизү торуга куйсалар, хирурглар, травматологлар һәм башка тар белгечләр белән бергә эшлим. Аларга кечкенәләр белән авыр булуын күрәм. Олылар белән аралашу өчен бер тактика, балалар белән бөтенләй башка бит. Монда кечкенә кешенең кәефен дә чамалыйсы, сүзләрен дә сайлап алырга кирәк…