Татарстан Республикасы СПИД үзәге «Иң яхшы СПИД үзәге 2022» СПИДны профилактикалау һәм аңа каршы көрәш үзәкләре арасында Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының «Хәвеф төркемнәре белән эшләү буенча иң яхшы проект»номинациясендә җиңүче булды.
Бүген Мәскәү шәһәрендә ВИЧ/ СПИДны профилактикалау һәм дәвалау буенча белгечләр өчен VIII Бөтенроссия форумында Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры урынбасары Андрей Плутницкий Татарстан Республикасы СПИД үзәгенең баш табибы Нияз Галиуллинга бүләкне тапшырды.