Видеоконференция тәртибендә уздырылган киңәшмәдә ТР буенча сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә Федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе вазифасын башкаручы Л.Н. Шәйхутдинова, ТР буенча кулланучы хокукын һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтү буенча Федераль хезмәт идарәсе территорияны санитария саклау бүлегенең башлыгы Л.З. Борисова, сәламәтлек саклау министрлыкның белгечләре катнашты.
Кереш сүз белән Татарстан Республикасы сәламәт саклау министр урынбасары С.А. Осипов чыгыш ясады. «ТР ССМның СПИД һәм ЙА белән көрәшү буенча Республика үзәге» ДАССОның баш табибы Н.Р. Галиуллин «2013 елның 1нче ярты еллыктагы Татарстан Республикасы территориясенда ВИЧ-йогышын күзәтү» турында доклад тәкъдим итте. Видеоконференция барышында Кукмара (5%), Лениногорск (7%), Түбән Кама (3%) районнары билгеләнгәннәр. Аларда наркотик һәм алкоголь исерүе булганын медицина тикшерүен узарга хокук саклау органнары белән китерелгән кешеләрне ВИЧ-йогышына тикшерү бик түбән процентта. Бөгелмә, Арча районнарында наркотик һәм алкоголь исерүе булганын медицина тикшерүен узарга хокук саклау органнары белән китерелгән кешеләрне ВИЧ-йогышына тикшерү бердә уздырылмый. Нурлат районында инъекцион наркотиклар кулланучыларны ВИЧ-йогышына тикшерү уздырылмый.
Шулай ук СПИД үзәге баш табибы Н.И. Галиуллин 2013 елда Казандагы ХХVII Бөтендөнья җәйге универсиада узган вакытта ВИЧ-йогышын профилактикалау эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Һәм ул ВИЧ-йогышын профилактикалау өчен мәшһүр кешеләрне катнаштыру белән масс-күләм чаралар уздыруны кулланырга киңәш бирде.