Потапово-Томбарлы авылында илкүләм проект буенча төзелгән яңа модульле ФАП ачылды

2022 елның 27 декабре, сишәмбе

Яңа ел алдыннан Баулы муниципаль районының Потапово-Томбарлы авылында ТР сәламәтлек саклау милли проектының беренчел буынын модернизацияләү программасы буенча төзелгән модульле ФАП ачылды.

Район башлыгы Ильяс Гозаиров һәм район үзәк хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев авыл халкын әлеге истәлекле вакыйга белән котлады, сәламәтлек теләде һәм фельдшерга профилактика өчен генә мөмкин кадәр ешрак мөрәҗәгать итүләрен теләделәр. Хәзер авыл халкы беренче медицина ярдәмен иркен, якты бинада ала алачак, фельдшер пункты барлык кирәкле медицина җиһазлары  белән җиһазландырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International