Өшүне һәм туңуны профилактикалау

2023 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

"Мамадыш РҮХ" ДАССУ стационары табиб-хирург Гилаев Ринат Рөстәм улыннан өшүгә һәм туңуга юл куймауга файдалы киңәшләр бирә:

Барысы да белгән беренче кагыйдә, ләкин барысы да үтәми, салкыннарда "кәбестә" кебек киенергә кирәк. Җылы башлык, шарф, бияләй кияргә кирәк. Перчаткалар уңайлы булса да, салкыннан коткара алмыйлар. Яңакларны һәм иякне салкыннан саклау өчен шарф урап куегыз.
Суыкта металл бизәнү әйберләрен - йөзекләрне, колак алкаларын һ.б. киеп йөрмәгез.
Тыгыз аяк киеме киеп йөрмәгез,  дымлы аяк киемендә чыкмагыз.
 Урамга чыкканчы ныклап ашарга кирәк, организмга салкын белән көрәшү өчен күп энергия таләп ителә.
Кайнар һәм файдалы чәй белән термос алыгыз(мәсәлән, чәйләр: үлән чәйләре, җиләк-җимеш белн чәйләр).
Җилдән качыгыз - җилдә туңу ихтималы сизелерлек югарырак.
Җәяү барганда кул-аякларның туңуын сизгәч, җылы бинага - кибет, кафе, подъездга тизрәк керергә кирәк.
Алкогольне кулланмагыз.

Көчле салкыннарда урамга артык кирәксез чыкмаска тырышыгыз, үзегезне саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International