Республика селектор киңәшмәсе видеоконференция тәртибендә

2013 елның 31 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы бинасында республика селектор киңәшмәсе видеоконференция тәртибендә узды, аның темасы: «2014 елга гражданнарның аерым категорияләрен социаль хезмәтләре җыелмасы белән тәэмин итү буенча чаралар оештыру һәм уздыру. Кирәкле дарулар белән тәэмин итү программаларын реальләштерү, 2013 елның 2нче квартал нәтиҗәләре буенча, финанс ягыннан чыгымлы булган 7 төрле авырулар буенча».

Киңәшмә эшендә катнаштылар:

-          И.Ф. Бадреев – Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты Аппараты Социаль үсеше идарәсенең башлыгы;

-          А.С. Кондратьев – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешенең  формалаштыру мәсьәләләре буенча булекнең башлыгы;

-          Л.Н. Шәйхутдинова – ТР буенча Росздравнадзор идарәсе җитәкчесенең вазифасын башкаручы;

-          Ф.З. Вәлиуллина – ТР буенча РФ Пенсия фонды бүлегенең идарә итүче урынбасары;

-          Ф.Ф. Яркаева – ТР сәламәтлек саклау министр урынбасары;

-          Н.В. Бутаева – ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министр урынбасары;

-           О.В. Пузанова – ТР буенча Медицина-социаль экспертиза баш бюросының эксперт эше буенча җитәкче урынбасары;

-          Н.А. Беломоина – Республика матбугат һәм масс-күләм элемтә агентлыгы «Татмедиа» җитәкчесе урынбасары.

Залда Татарстан Республикасы буенча Росздравнадзор Идарәсе хезмәткәрләре, кирәкле дарулар белән тәэмин иттү мәсьәләләрен карый торган Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы аппаратының хезмәткәрләре, республика сәламәтлек саклау оешмаларының, Казан сырхауханәләренең баш табиблары, «Таттехмедфарм» ДУО һәм аптека оешмалары аппаратының җитәкчеләре, мәҗбүри медицина страхованиенең территориаль фонд вәкилләре.

Республиканың 45 муниципаль оешмаларның селектор киңәшмәләр һәм видеоконференцияләр залларында муниципаль оешмаларның башкарма комитетлар вәкилләре, медицина оешмалары җитәкчеләре, аларның урынбасарлары, Пенсия фондының территориаль бүлекләренең , социаль яклау территориаль органнар вәкилләре, аптека оешмалары җитәкчеләре.

Киңәшмә эше барышында ике төп юнәлеш каралган. Беренчесе – баш тартучылар белән эш оештыру, аның турында ТР Министрлар кабинетының 26.06.2013 елның 1155-р номерлы күрсәтмәсенә ярашлы итеп аңлату эшен оештыру буенча эш төркеменең әгъзәләре тыңландылар. Икенчесе – 2013 елның 2нче квартал нәтиҗәләре буенча льготалы дару тәэмин итүнең һәм республика сәламәтлек саклау оешмаларын тәэмин итүнең программаларын реальләштерү курсәткечләре.

Төп докладлар белән сәламәтлек саклау министр урынбасары Ф.Ф. Яркаева чыгыш ясады.

Республика өчен кирәкле дарулар белән тәэмин итү программасын финанслау күләме шушы елда 1167,9 млн. тәңкә суммасында расланды.

Ел башыннан социаль хезмәтне алырга хокукка ия булган гражданнар саны арту 5% булды. Узган елның охшаш период буенча шул гражданнар саны арту 6% булган.

Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлегенең мәгьлүматлары буенча социаль хезмәтләр  җыелмасының дару тәэминәте өлешеннән баш тартучылар проценты 2012 елда – 72,6%, ә 2013 елда – 71,97% булган.

10.07.2013 елның торышы буенча социаль хезмәтләр  җыелмасының дару тәэминәте өлешеннән баш тартучылар проценты 70,9% булган, 20.07.2013 – 70,8%. 20.07.2012 елда – 71,4% булган.

 20.07.2013 елның торышы буенча дару тәэминәте өлешенән  баш тартучыларның иң зур саны күзәтелә:

- Кукмора районы – 78,7%;

- Яшел Үзән районы – 78,3%;

- Норлат районы – 77,6%;
- Актаныш районы – 77,4%;
- Баулы районы – 76,8%;
- Чистай районы – 76,6%;
- Бөгелмә районы – 75,7%;
- Чүпрәле районы-75,4%;
- Алексеевск районы – 75,0%;
- Балтач районы – 75,0%.

Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлегенең мәгълүматлары буенча 20.07.2013 елның торышы буенча социаль хезмәтләр җыелмасын яңадан ала башлау хокукына 679 гариза бирелгән.

Баш тартучылар буенча иң кечкенә күрсәткечләр 20.07.2013 елның торышына түбәндәге районнарда:

- Тукай районы – 62,8%;
- Мөслим районы – 63%;
- Яңа Чишмә районы – 63,5%;
- Кама Тамагы районы – 63,9%;
- Югары Ослан районы – 64,7%;
- Сарман районы – 65,3%;
- Азнакай районы – 66,2%.
 
 

«2013 елның 2нче квартал нәтиҗәләре буенча  финанс ягыннан чыгымлы булган 7 төрле авырулар буенча, кирәкле дарулар тәэмин итүнең программаларын реальләштерү»

2013 елның 2нче квартал нәтиҗәсе буенча сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтү буенча Федераль хезмәтенең мәгълүматлары буенча кичектергән хезмәттә булган льготалы рецептлар саны аптека оешмаларына күрсәтелгән льготлы рецеплар гомуми санына нисбәт түбәндәгечә булган:

- Россия Федерациясе буенча – 0,02%;

- Идел буе федераль округы буенча – 0,02%;

- Татарстан Республикасы буенча – -0,01%.

2013 елның 6 ай нәтиҗәсе буенча фианслау лимитын үтәү республика буенча җыеп әйткәндә 90,1% булды, Казан буенча – 88,5%, Яр Чаллы буенча – 98,8%.

2013елның 2 квартал нәтиҗәләре буенча бер льготалы рецептның уртача бәясе Россия Федерациясе буенча 827 сум булды, Идел буе федераль округы буенча – 729 сум, Татарстан Республикасы буенча – 583 сум.

2013елның 2 квартал нәтиҗәләре буенча льготалы рецептның уртача бәясе Казан шәһәре буенча 537 сум булды, Яр Чаллы буенча – 791 сум.

01.07.2013 елның  торышы буенча  югары чыгымлы булган 7 төрле авырулар буенча федераль программасы чикләрендә  дарулар белән  авыруларны тәэмин итү өчен Россия Федерациясы Сәламәтлек саклау министрлыгының тапшыру графигы рәвешендә  1 200,80 млн тәнкә суммасында килгән.

2012 ел белән чагыштырганда 01.07.2013 елда  финанс ягыннан чыгымлы булган 7 төрле авырулар белән газаплана торган пациентлар саны 5,4% күбәйгән.

01.07.2013 ел торышы буенча программа чикләрендә («Таттехмедфарм» ДУО мәгълүмәтләре буенча)11912 рецепт буенча 540,32 млн тәнкә суммасында дарулар җибәрелгән. Ул 2013 елның ихтыяҗ суммасының 98,6% тәшкил иткән. 2012 елның охшаш период белән чагыштырганда рецеплар саны артуы 15,2% булган.

 Бер рецептның урта бәясе – 45,36 мең сум.

2013 елның 1нче яртыеллыгы нәтиҗәләре  финанс ягыннан чыгымлы булган 7 төрле авырулар буенча федераль программасын реальләштерү күрсәткечләре 2012 елның 1нче яртыеллыгы  белән чагыштырганда 6,2% яхшырылган.

Шулай ук 2013 елның 1нче яртыеллыгы нәтиҗә күрсәткечләре 2013 елның 1нче квартал нәтиҗәләреннән яхшырак. Ул вакытта  үзләштерү проценты 96,81%  булган.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International