Әлмәтлеләр ВИЧ-инфекциясенә аноним тест уздылар

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Әлмәттә «Җиңү өчен Тест. Ярдәм янәшә» проекты кысаларында ВИЧ-инфекциягә бушлай аноним экспресс-тест үткәрү буенча акция узды.

Акция Республика СПИД үзәгенең Әлмәт шәһәрендәге филиалы, Яңа Гасыр белән берлектә, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Әлмәт, Лениногорск, Сарман, Мөслим районнарындагы территориаль бүлеге һәм Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ярдәме белән оештырылды.

​Шәһәр халкы үзләренең ВИЧ-статусын белде, студентлар ВИЧ-инфекция турында мәгълүмат белүгә анкета үтте.
Проект СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге һәм «Яңа гасыр» хәйрия оешмасы белән берлектә Президент грантлары фонды акчасына тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International