Биектау РҮХдә хәзер маммография үтәргә мөмкин. Кабинет ачылып, 20 пациент тикшерү үтте. Хастаханәдә аппарат "Сәламәтлек саклау" милли проекты ярдәмендә барлыкка килде.
Алынган барлык сурәтләр дә автомат рәвештә республика клиник онкология диспансерына (РКОД) җибәрелә. Бәяләмәне бер атнадан соң тикшерүгә җибәргән доктордан алырга мөмкин.
Маммографияне Биектау РҮХдә дүшәмбедән җомгага кадәр 141 кабинеттта 8:00 дән 14:00 гә кадәр үтәргә мөмкин.