КБМҮдә куркыныч медицина калдыкларын зарарсызландыру җайланмасы алынды

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

Аның ярдәмендә «Б» һәм «В» класслары калдыкларындагы авыру китереп чыгаручы микроорганизмнарны юк итә алалар. Башкача әйткәндә, алар бер тапкыр кулланыла торган шприцлар һәм системалар, бәйләү материаллары, перчаткалар һәм башка продуктлар.

Җиһаз югары температурада эшкәртеп дезинфекция үткәрә. Нәтиҗәдә, зарарлансыздырылган калдыкларны полигонга чыгарырга мөмкин. Деструкция ысулы калдыкларны кабат куллану мөмкинлеген бирми, чөнки аларның тышкы кыяфәте һәм формасы үзгәрә.

Бер сменада 100 килограммга кадәр йогышлы материал эшкәртелә. Деструкторның медперсонал һәм пациентлар өчен тулысынча куркынычсыз булуы мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International