Табибка вакытында мөрәҗәгать итсәң, бүген яман шешне җиңеп була. Аның барлыкка килү сәбәпләре һәм авыруны башлангыч стадияләрдә ничек тану турында амбулатор онкология ярдәме үзәге мөдире Ильяс Ганиев сөйләде.
- Ильяс Мансурович, түбәнкамалыларда иң еш очрый торган яман шеш төрләре нинди?
Беренче урында - эчәк рагы. Өстәвенә, бу күрсәткеч Түбән Кама буенча гына түгел, бөтен Татарстан һәм Россия буенча да. Бу диагноз белән Түбән Кама районында 900гә якын пациент исәптә тора. Нигездә, рак өлкән яшьтәге кешеләрдә ачыклана. Ешрак ирләрдә.
- Бу нәрсә белән бәйле?
Бу, беренче чиратта, дәрес тукланмау. Организмда җепсел җитәрлек түгел: яшелчәләр, җиләк-җимешләр аз ашала.
Рак үзен шунда ук белдертми һәм башлангыч этапта асимптоматик шешләрне ачыкларга нәкъ менә диспансерлаштыру ярдәм итә. Әгәр дә без беренче этапта яман шеш тапсак, 90% тан артык дәвалау мөмкинлеге бар.