Республика суд-медицина экспертизасы бюросында (РСМЭБ) тикшерүне уздыру буенча мәгълүмат турында

2013 елның 7 августы, чәршәмбе

Республика суд-медицина экспертизасы бюросында (РСМЭБ) тикшерүне уздыру мәгълүматенә карата Сәламәтлек саклау министрлыгы түбәндәгене белдерә.

Республикадагы бөтен трансплантологиянең эше «Кеше органнарын һәм (яисә)тукымаларын трансплантацияләү турында» федераль законына – федераль законнар чыгаруга, «Органнар һәм (яисә)тукымалар –  трансплантацияләү объектлары исемлеген , Кеше органнарын  һәм (яисә)тукымаларын трансплантацияне гамәлгә ашыра торган сәламәтлек саклау оешмалары исемлеген һәм Кеше органнарын һәм (яисә)тукымаларын алу һәм хәзерләүен гамәлгә ашыра торган сәламәтлек саклау оешмалары исемлеген раслау турында» дигән 2007нче елның 25 майның 357/40 номерлы һәм «Хирургия (кеше органнарын һәм (яисә)тукымаларын трансплантацияләү)» профиле буенча медицина ярдәмен күрсәтү тәртибен раслау турында» 2012 елның 31 октябреннән 567н номерлы РФ ССМ боерыкларына тиешле итеп корылган.

21.02.2013 елның 259 номерлы боерык белән трансплантологияда файдалану өчен кеше органнарын һәм (яисә)тукымаларын алуы мөмкинлеге булган республиканың сәламәтлек саклау оешмалары билгеләнгән, алар арасында РСМЭБ.

Кеше органнарын һәм (яисә)тукымаларын мөстәкыйль алырга хакы булган Татарстан Республикасында бөтенесе 3 оешма бар: 2007нче елның 25 майның 357/40 номерлы РФ ССМ боерыгына һәм алынган лицензиясенә тиешле ителгән   Республика клиник хастаханәсе, Регионара клиник-диагностик үзәге һәм Республика клиник офтальмология хастаханәсе (РКОХ).

РСМЭБ җирлегендә тукымалар алуын 2 оешма гамәлгә ашырган – бу төр эшчәнлеккә тиешле рөхсәт һәм лицензия булган РКОХ һәм Уфа шәһәрендәге Федераль дәүләт оешмасы «Бөтен Россия күз һәм пластик хирургия үзәге».

Офтальмологияда кеше тукымаларын куллану күзнең мөгез катлавының үлекле авыруларын һәм кератопатияны дәваларга мөмкинлек бирә һәм кайбер очракларда күзне орган буларак сакларга мөмкинлек бирде. Һәр ел Татарстан Республикасында шундый операцияләр ихтыяҗы 200 тирәсе җыела. 2012 елда РКОХдә утәдән-үтә кератопластика буенча 61 операция эшләнгән һәм 31 операция федераль медицина оешмаларында.

Ккешенең исән чагында ул яисә аның якын туганнары яки законлы вәкиле аның үлүдән соң реципиентка трансплантацияләү өчен органнар һәм (яисә)тукымалар алуга үз ризалыгын бирмәү  турында сәламәтлек саклау оешмасы белдерүгә куелган  һәм шул очракта «Кеше органнарын һәм (яисә)тукымаларын трансплантацияләү турында» ФЗның 8нче статья буенча  бу оешмага улектән органнар һәм (яисә)тукымалар алу рөхсәт ителми.

Хәзерге  вакытта ТР буенча РФ  Тикшерү комитеты белән РСМЭБ хезмәтчеләре мөнәсәбәтендә тикшерү эшчәнлекләре уза. Алар шул хезмәтчеләр  эшчәнлекләрендә законны бозу булган-булмаганын билгели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International