Бүген 14 февраль - Гашыйклар Көне. Бу бәйрәмгә төрлечә карарга була, кемдер бу көнне билгеләп үтә, кемдер юк, әмма безнең өчен бу - Кама Тамагы үзәк район хастаханәсендә үз яртылары белән эшләүче табиблар турында сөйләү өчен менә дигән сәбәп.
Александр Владимирович һәм Светлана Александровна Суворовлар, Ирек Юныс улы һәм Дилә Даниф кызы Тәхаутдиновлар, Олег Львович һәм Светлана Анатольевна Наумовлар, Альберт Мансур улы һәм Роза Кәбир кызы Сафиннар күп еллар Кама Тамагы районында эшлиләр. Бу табиб парларын районда яхшы беләләр һәм хөрмәт итәләр.
Евгений Владимирович һәм Лариса Владимировна Жуковлар безнең районга күптән түгел килделәр, әмма район үзәк хастаханәсе белгечләренең кадрлар кытлыгын тулыландырды.
Без кадерле белгечләребезгә гаилә иминлеге һәм киләчәктә эшләрендә уңышлар телибез!