Бүген Халыкара операция шәфкать туташлары көне

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

Урыссу үзәк район хастаханәсенең хирургия бүлегендә Валентина Мадьярова операция шәфкать туташы булып 35 ел хезмәт куя. Аның хезмәттәше Светлана Данилованың 30 елга якын хезмәт стажы бар.

Валентина Витальевна хезмәт юлын Ульяновск шәһәренең йогышлы авырулар хастаханәсендә башлый. Ике елдан соң ул язмышын Урыссу үзәк район хастаханәсе белән бәйли. Беренче елларда төнге һәм яраларны бәйләүче шәфкать туташы вазыйфаларын башкара. 1997 елда белгечлек уза һәм операция шәфкать туташы булып эшли башлый. Бу көннәрдән соң өч дистәдән артык ел узган. “Үземне башка һөнәр иясе итеп күз алдыма да китерә алмыйм. Миңа үз эшем, беренче чиратта – пациетларга ярдәм кулы сузу, аларның хәленә керү, ничек тә булса сызлауларын киметү өчен кулдан килгәннең барын да эшләү бик ошый”, - дип сөйли Валентина Мадьярова.

Светлана Николаевна белән Валентина Витальевна кулга-кул тотынып эшли. Алар табиб-хирурглар һәм табиб-анестезиолог-раениматологларны ярты сүздән аңлый белүче опарация шәфкать туташлары. “Ышанычлы, оператив, төгәл һәм пөхтә белгечләр. Үз эшләренең чын осталары”, - дип мактады үз кадрларын хирургия бүлеге мөдире Александр Грабилов.

Эштән буш вакытларында безнең кызларыбыз бассейнга, шугалакка йөри, җәен бакчачылык белән шөгыльләнә.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International