Алексеевск районында «Забота» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютка белгечләр ел саен планлы режимында бара. Бу юлы приютта тәрбияләнүчеләргә табиблар командасы да юл тотты. Балаларны кардиолог, невролог, ортопед, хирург, уролог, гинеколог, педиатр һәм эндокринолог карады.
Шул исәптән параклиник тикшерүләр үткәрелде - эчке органнарның УЗИ һәм лаборатория тикшеренүләре.
Шулай ук гинеколог Хәйруллина Лилия кызлар өчен гигиена, норма һәм үсеш патологияләре темалары буенча әңгәмә үткәрде.
Ел саен Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары планлы медицина тикшерүләрен һәм комплекслы тикшерүләрне үткәрү максатыннан балалар йортларына, приютларга чыга.