Утырышта Казан шәһәренең 1нче балалар-яшүсмерләр хастаханәсенең баш табибы Владимир Филатов, Республика балалар клиник хастаханәсенең оештыру-методик эш буенча баш табиб урынбасары Альмира Мостафаева, шулай ук Түбән Кама узел җитәкчесе Сергей Мерясев катнашты.
Чара хастаханә хезмәткәрләре әзерләгән профилактик фильм– әкиятне күрсәтү белән башланды. Әлеге проект балалар өчен республика конкурсы дипломы белән билгеләп үтелде.
2022 елда учреждение эшенә йомгак ясап, хастаханәнең баш табибы Рамил Хәмидуллин Түбән Камада туучылар саны, тулаем алганда, кимүен билгеләп үтте. 2022-нче елда бу күрсәткеч 1000 кешегә 9,2 иде, чагыштыру өчен 2021-нче елда ул 11.3-гә җиткән иде. Баш табиб сабыйлар үлеме артуын әйтте. "Моның өстендә безгә барлык хезмәтләр белгечләре белән берлектә, бөтен юнәлешләр буенча эшләргә туры киләчәк. Нигездә, мондый очраклар социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән бәйле"», - дип ассызыклады баш табиб.