Бүген Татарстан халкы өчен Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге «Туклану рационында җиләк-җимешләрнең әһәмияте» онлайн-лекция оештырды. Аны диетолог-табиб, Казан ДМУ профилактик медицина кафедрасы укытучысы Гүзәл Мөхетдинова үткәрде.
Туклану рационындагы җиләк-җимешләрнең әһәмияте турында сөйләгәндә, белгеч организм нормаль эшләсен өчен, көндәлек рационга яшелчә һәм җиләк-җимешләрне 5 төстәге (ягъни кызыл, зәңгәр/шәмәхә, яшел, ак һәм сары) кертергә кирәк, диде.
"Көн саен һәр төс төркеменнән 1-2 продукт ашагыз", - дип өстәде ул.